Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

«Тылсымлы әкият» балалары инспекторлар белән рейдка чыкты

Кичә «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы коллективы Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән бергә юл иминлегенә багышланган чара узды.

Алар машина йөртүчеләргә куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә кирәклеген искәрттеләр. Кечкенә пассажирларны автокреслоларда дөрес йөртергә өндәделәр.

«Баланы эләктер» акциясен үткәргәндә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белешмәлекләр тараттылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Эләктерелгән каеш гомерне саклап калырга сәләтле, шуңа күрә юлда, бигрәк тә балаларны йөрткәндә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев