«Тоннель» операциясендә кагыйдә бозучылар ачыкланды
Зәйнең ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, юлдан баручы транспорт чарасын туктатып тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә 11 кагыйдә бозуга чик куелды.
5 очракта куркынычсызлык каешын эләктермәгән булалар. Төзек булмаган бер транспорт чарасы махсус стоянкага куелган. 3 машина йөртүченең иминият полисы булмаган, 2сенең түләнмәгән штрафлары ачыкланган. Соңгыларының исә штрафлары икеләтә арта, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнергә мөмкин, дип хәбәр итәләр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
Үз чиратында, түләнмәгән штраф суммасын түләтү буенча башкарма производство кысаларында суд приставы бурычлының мөлкәтен, аның банк счетларындагы акчаларын, вакытлыча түләүләрне (мәсәлән, хезмәт хакына), бурычлының кыйммәтле кәгазьләрен алырга мөмкин.
Әгәр бурыч күләме 30 меңнән артып китсә, суд приставы бурычлының Россия чикләреннән чыгуын вакытлыча чикләү турында карар чыгарырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев