«Тоннель» операциясендә юл кагыйдәсен бозучыларга штраф салынды
Зәйнең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, юлдан баручы транспорт чарасын туктатып тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә 10 кагыйдә бозуга чик куелды.
Зәй юлында чираттагы «Тоннель» операциясе үткәрелде. Юл инспекторлары узып баручы һәр машинаны туктатып тикшерде. Автомобиль йөртү таныклыклары, иминиятләштерү полислары ни хәлдә? Иминлек каешлары эләктерелгәнме, балалар махсус креслодамы? Барысы да хокук сакчылары тарафыннан энә күзеннән үткәрелде. Бу тикшерүләр юкка гына түгел.
2 машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгәннәре өчен җаваплылыкка тартылды. 7 очракта куркынычсызлык каешын эләктермәгән булалар. Берсенең автомобильгә теркәү документлары булмавы ачыклана. Юл кагыйдәсен бозучылар барысы да административ җаваплылыкка тартылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев