Студентлар арасында юл хәрәкәте иминлеге буенча уздырылучы район бәйгесендә - Камил җиңүче
Бүген Зәйнең политехник колледжында “Автосессия-2024” республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда колледжның өченче курсында белем алучы 8 студент катнашты.
“Әлеге бәйге инде унөченче мәртәбә уздырыла. Максаты яшь машина йөртүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белеп, юлларда имин йөрү күнекмәләрен арттыру. Бәйге урта һәм югары уку йортларында белем алучы студентлар арасында үткәрелә. Безнең колледжныкылар инде анда 2011 елдан, оештырыла башлаганнан бирле катнашып киләләр. Бишенче урыннан да начаррак урын алганнары юк. Ә узган ел безнекеләр речспубликада икенче урын алуга ирештеләр. Быел да сер бирмәсләр , дип уйлыйбыз”, - ди “Юл куркынычсызлыгы фонды” район бүлеге җитәкчесе Вадим Иванов.
Студентлар иң башта юл йөрү кагыйдәләрен теориядә компьютерда тапшырды, аннан соң уку йорты полигонына чыгып гамәли имтихан тоттылар. Аларның эшен “ДОСААФ” район бүлеге җитәкчесе Николай Глухов, колледжның тәҗрибәле инструкторы Рамл Гайнетдинов, район автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин бәяләде.
“Әлеге бәйгедә инде машина йөртү таныклыгы алып, руль артында йөрү тәҗрибәсе булганнар гына катнашырга хокуклы. Хәзер без муниципаль бәйге үткәреп иң сәләтлеләрне ачыклыйбыз да, аннан аларны республика бәйгесенә әзерләү буенча индувидуаль шөгыльләнәчәкбез”, - диде Николай Глухов.
“Яңа гына руль артына утырганнарның юлларда имин йөрүе, кагыйдәләрне төгәл үтәве бик мөһим. Мондый бәйгеләр юл ситуацияләрендә иң кирәкле булган сыйфатка – каушамаска күнектерә. Яшь машина йөртүчеләрнең башка юл хәрәкәте әгъзаларына куркыныч тудырмавы, үзләрен ышанычлы тотулары кирәк”, - дип ассызыклады район автоинспекциясе башлыгы.
“Автосессия-2024” район бәйгесенең теоретик белемне сынау өлешендә иң җитезе Артур Рәхимҗанов булды. Тик компьютерда имтихан тотканда бераз хата җибәрде, шулай да гамәли биремне яхшы үтәве белән аерылып торды. Ә Роман Вороньков төгәл җавап бирүе белән сокландырды.
- Мин әле яңа гына үзебезнең колледж автомәктәбен бетердем. Үзем программист белгечлегенә укыйм. Бер үк вакытта “Энергетик” Мәдәният сараенда тавыш операторы да, элемтә салонында да эшлим. Ә машина йөртергә һәр яшь кеше өйрәнергә тиеш дип исәплим. Шулай ук юлларда сак, кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрү яклымын. Ваемсызлыкның үзең өчен дә, башкалар өчен дә куркыныч булуын яхшы аңлыйм”, - ди Роман.
Нәтиҗәдә Камил Мурзагов беренче урынны алды, икенчедә – Артур Рәхимҗанов, өченчедә – Роман Вороньков.
26 сентябрьдә республика бәйгесе финалында Зәй политехник колледжы командасы катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев