Сәвәләйнең яшь юл инспекторлары отряды республика бәйгесендә дүртенче урын алды
Республика күләмендә уздырылучы «Иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды һәм иң яхшы җитәкче» бәйгесенең узган уку елындагы өлешенә нәтиҗә ясалды.
Анда Зәй районы Сәвәләй мәктәбенең яшь юл инспекторлары отряды агитбригадасы дүртенче урын алуга иреште. Бу яхшы нәтиҗәгә ирешү булып тора.
Отрядның җитәкчесе — башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Москова. Ул атнага өч тапкыр әлеге темага түгәрәкләр оештыра. Отрядта беренчедән җиденче сыйныфка кадәр 18 укучы исәпләнә. Аларның девизы: «Без үзебезгә һәм бер-беребезгә ышанабыз!», дип атала.
«Тырышлык, хезмәт, җиңүгә зур теләк белән конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Нигездә, мин балаларны командада эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтәм. Быел безнең «Яшь юл инспекторлары отряды» кече сыйныфлар командасы «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабында катнашып, икенче урынны алды. Ә «Волонтерлар» төркеменә йөрүче өлкәнрәк укучылар узган ел да, быел да өченче урынны алдылар», — дип сөйли Светлана Ивановна.
Аның сүзләренә караганда, балалар зур теләк белән шөгыльләнергә килә. Балаларның юлда имгәнүенә юл куймау максатындагы профилактик чараларда һәм акцияләрдә үзләре дә бик теләп катнашалар, шулай ук башка укучылар арасында да үрнәк булып торалар, дип тә өстәде җитәкче.
«Без акцияләр үткәрәбез, Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Юл куркынычсызлыгы» фонды район бүлеге хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» оешмалары белән берлектә эшлибез. Мәктәп территориясендә акцияләр үткәрәбез, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл аша чыгарга булышабыз, класс сәгатьләрендә катнашабыз, юл хәрәкәте иминлеге темасына иҗади чыгышлар ясыйбыз. Бу зур эш барыннан да элек балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытсыннар һәм юлда хаталар ясамасыннар өчен алып барыла. Балачактан ук балаларга юлны ничек дөрес кичәргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Безнең балалар хата ясамыйлар. Җәяүлеләр кичүендә велосипедлардан төшәләр, һәрвакыт автомобиль салонына утыргач куркынычсызлык каешларын эләктерәләр һәм киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар йөртәләр. Бәхеткә, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең безнең укучыларга карата шелтәләре юк», — ди Светлана Москова.
Республика бәйгесенә дә Сәвәләй мәктәбе «Яшь юл инспекторлары отряды» командасы «Бергә юл хәрәкәте иминлеге өчен» дип исемләнгән, ел дәвамында алып барылган эшләрне колачлаган видеопрезентация тәкъдим иткән. Аларның эшләре югары бәяләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев