Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Көзге каникуллар имин узсын

21 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр респуб-ликада, шул исәптән районда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү кысаларында киң масштаблы «Көзге каникуллар» акциясе үткәрелә.

Әлеге чара ял вакытында балаларның юлларда имин йөрүгә игътибарын киметмәү максатында оештырыла.

Агымдагы елның 9 аенда рес-публика юлларында 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала үлгән, 352се яраланган. Зәй районында бу арада килеп чыккан ике авариядә 3 бала тән җәрәхәтләре алган.

Аеруча юлларда машина салонында пассажир буларак утырып йөрүче балигъ булмаганнарның зыян күрү очраклары еш теркәлә. Бу исә өлкәннәрнең бала иминлегенә ваемсыз карау нәтиҗәсе. Ел башыннан рес-публикада пассажирлар булган өч бала һәлак булган. Әлеге хәлләрнең кискен булуын күздә тотып, хәзер балалар күп була торган урыннарда, балигъ булмаганнарны машина салонына утыртып йөртү кагыйдәсен ни дәрәҗәдә үтәүләрен тикшерү максатында автоинспекторлар рейдларга чыкты.

«Безнең инспекторлар машина йөртүчеләрнең салонда баланы ничек утыртып йөрүләрен дә, шул ук вакытта кечкенә җәяүлеләрнең юл аша чыгу кагыйдәләрен ничек үтәүләрен дә карый. Көзге каникуллар чорында бу уңайдан профилактик чаралар да уздырылачак. Полиция хезмәткәрләре яшь юл инспекторлары отряды әгъзасы булган балаларның үзләре һәм әти-әниләр, педагог-лар катнашында юл аша чыгу урыннарын күзәтәчәкләр, ничек дөрес юл йөрүне үз үрнәкләрендә күрсәтәчәкләр. „Ата-ана патруле“, „Әтиләр патруле“ инициатив төркемнәре, „Беренчеләр хәрәкәте“ иҗтимагый оешмасы әгъзалары юл иминлеген кайгырту чараларында катнаша. Шунысы да бар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән балигъ булмаганнарга беркетмә төзелеп, алар укучы укый торган мәктәпкә юллана. Бу үз гомерен куркыныч астына куючы бала белән алга таба нәтиҗәле, индивидуаль профилактика үткәрү максатын күздә тота», — ди район автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин.

Каникуллар алдыннан мәгариф учреждениеләрендә полиция хезмәткәрләре укучылар һәм әти-әниләр белән профилактик әңгәмәләр дә оештыра. Тематик лекцияләр автотранспорт чараларында һәм башка оешмаларда да үтәчәк.

Хәзер көн саен тәүлекнең якты вакыты кими бара, шулай ук һава торышы шартлары да үзгәрүчән, ә бу юлдагы хәлләрне катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнән аеруча игътибарлы булуларын сорый, ә җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев