Каршы як полосага чыкма! Зәйдә машина йөртүчеләрне тикшерәләр
Зәйдә «Каршы як полоса» операциясе бара.
Күңелсез хәлләрне кисәтү максатынннан 24 августтан 2 сентябрьгә кадәр Татарстан буенча «Каршы як полоса» профилактик чарасы бара.
— Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы — ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр. Ел башыннан каршы як полосага чыгып узып киткән 81 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды,- ди дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев