Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Имин юллар һәркемгә бәйле

16 декабрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга йөз тоту һәм алардан килгән зыяннарның авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин быел «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты тәмамлануын искәртте, аның максаты юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда һәлак булучылар санын киметүне күз уңында тота. 

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында юлларда үлүчеләр саны кимү күзәтелсә дә, 2024 елның 11 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 288 кеше һәлак булган. 2017 елда бу сан 426 кеше иде. 

Премьер-министр сүзләренә караганда, һәлак булучылар санының шактый артуы Актаныш, Баулы, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Питрәч районнарында теркәлгән. Аварияләрнең төп сәбәбе-машина йөртү культурасының җитәрлек булмавы. 
Исегездә тотыгыз, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү-ул безнең һәрберебезнең эше! 

Җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан башкарыла торган эш зур, әмма һәлак булучылар һәм яраланучылар санын киметү һәркемнең юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүенә бәйле. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында һәр көн саен искә төшерергә кирәк, киемнәрдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу да иминлекнең бер өлешен тәшкил итә. 

Һәр районның үз Telegram каналы бар, анда аноним чатка исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр итәргә мөмкин, монда да һәркемнән битараф булмау сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев