Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Имин юллар - һәр машина йөртүче, һәр җәяүлегә бәйле

Ноябрьнең өченче якшәмбесе юл һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 17 ноябрьгә туры килә. Юлларда фаҗигаларны булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар бу көннәрдә бөтен республика территориясендә бара.

Зәй районында да автоинспекция хезмәткәрләре, “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов белән берлектә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашында машина йөртүчеләрне кисәтү эшен көчәйтте. 
Бүген әлеге профилактик чаралар “Якты кондыз” һәм “Уймак кыз” балалар бакчасы сабыйлары белән үтте. Балалар шәһәр урамнарына чыгып инспектор туктаткан машина йөртүчеләргә имин йөрүне кисәткән белешмәләр тараттылар, кагыйдәләрне үтәп юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә өндәделәр. 
Статистик мәгълүматларга караганда агымдагы елда район юлларында  20 авариядә 5 кеше үлгән, 25е яраланган. Узган ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны 2гә артык. 
- Кызганыч, өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында юл һәлакәтләрендә балалар зыян күрә. Бу ел башыннан безнең  балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә килгәндә, 16 яшькәчә булганнар белән ике авария теркәлде, аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алды. Зыян күрүче ике бала - пассажирлар, берсе - мотоциклчы яшүсмер. Монда күрәсез, нигездә өлкәннәрнең җавапсыз гамәлләре ята. Шуңа да без, профилактик чараларны сабыйлар катнашында үткәреп, машина йөртүчеләргә тәэсир итәргә, аларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүләренә ирешергә телибез, - ди Вадим Валентинович. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев