Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә кабул итүләргә ничек язылырга?
Моның өчен «Госуслуги» порталында транспорт чарасын теркәү яки машина йөртү таныклыгы алу өчен гариза бирегез.
Тиешле мәгълүматларны тутырыгыз, уңайлы бүлекне, кабул итү датасын һәм вакытын сайлагыз.
Бүлекләрнең исемлеген һәм аларның эш тәртибен ведомство алар күрсәтә торган хезмәтләр нигезендә төзи. Кирәкле хезмәт яки бүлекне тапмасагыз, ЮХИДИга шәхсән мөрәҗәгать итегез.
Әгәр ирекле талоннар булмау сәбәпле языла алмасагыз:
-башка бүлекне сайлагыз;
-язылуны соңрак кабатлагыз;
-ЮХИДИда хезмәтне шәхсән үзегез алырсыз.
"Госуслуги"порталында язылу вакытын ничек күчерергә яки сезгә кирәкле бүлекне ничек алыштырырга:
Шәхси кабинетка күчегез → гаризалар. Кабул итүгә язылган гаризаны табыгыз. Элекке гаризаны гамәлдән чыгарыгыз һәм кирәкле вакытка яңасын бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев