Дәүләт автоинспекциясе бәйгедә катнашырга чакыра
ТР Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ юл куркынычсызлыгы турында видеороликлар конкурсы игълан итә.
Темалар:
— 10-17 яшь: «Кышкы һава торышы» (бозлавык, кар көртләре, кышкы уеннар һ. б.)
— 18 яшь һәм өлкәнрәкләр: «Юл тозаклары» (күз күреме чикләнгән, һава торышы, көтелмәгән киртәләр һ. б.)
Бәйге шартлары:
— ТР Дәүләт автоинспекциясенең, шулай ук ГБУ «БДД» Вконтакте социаль челтәрендәге һәм телеграм каналдагы сәхифәләренә язылырга;
— кышкы хәлләр турында 1 минутка кадәр видео төшерергә (mp4);
— 15 декабрьгә кадәр видео һәм заявканы propaganda_gbubdd@mail. ru почтасына юлларга кирәк.
Бәйге җиңүчеләре кыйммәтле призлар алачак, ә иң яхшы эшләр социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Кушылыгыз! Нәтиҗәләр-2024 елның 20 декабренә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев