Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

“Баланы кулыннан җитәклә!” профилактик акциясе бара

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үткәрелүче “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы кысаларында, балаларның юлларда имгәнүенә юл куймау максатында “Баланы кулыннан җитәклә!” профилактик акциясе бара. Бүген Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында әлеге акция буенча сабыйлар һәм аларның әти-әниләре катнашында юл кагыйдәләрен аңлату чарасы үтте.

Инспектор   Илфат Рәхмәтуллин юл аркылы чыкканда мөһим булган кагыйдәләрне искәртте, имгәнүләрдән сак булырга өндәде. 
Ә балалар әти-әниләре белән бергәләп бакча капкасы алдындагы асфальтка юл аркылы чыкканда баланы җитәкләргә кирәклеген искәрткән зур рәсем ясадылар. Нәтиҗәдә сабыйлар кагыйдәләрне искә төшерде һәм өлкәннәргә үзләренә карата игътибарлы булырга кирәклеген дә даими искә төшереп тора торган плакат әзерләделәр. 
Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга тәрбиячеләр Лариса Мөхетдинова һәм Гөлназ Хөснетдинова җитәкчелегендә балалар машинада утыртып йөртү чаралары, яшь җәяүле өчен кагыйдәләр язылган брошюралар да тараттылар.   

Фотолар район автоинспекциясеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев