Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл куркынычсызлыгы

Бакча мөдирләренең август киңәшмәсендә юл иминлеге хакында сөйләштеләр

«Яшел ут» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Зәйдә балалар бакчалары мөдирләренең август киңәшмәсе узды. Анда Дәүләт автоинспекциясенең Зәй районы бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ башлыгы Вадим Иванов чыгыш ясады. 

Педагогларны республика һәм Зәй районы буенча  балалар юл-транспорт травматизмы буенча статистика белән таныштырдылар. 

-    Балаларның юл-транспорт травматизмы белән хәл елдан-ел кискенләшә. Юлда йөргән һәр кеше игътибарлы һәм сак булсын иде. Якыннарыгызның сәламәтлеге һәм иминлеге сезнең кулларда. Балаларга һәр көнне кисәтеп, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп, үзегез яхшы яктан үрнәк күрсәтегез, -диде Рамил Гарифуллин. 

"Яшел ут"  конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев