Җәмәгать транспорт чараларын күзәтү бара
18 ноябрьдән Зәй районы территориясендә юл иминлеген саклау кысаларында «Нелегальный перевозчик» профилактик акциясе бара.
Бу җәмәгать транспортын йөртүчеләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәвен, пассажирлар иминлегенә игътибарлы булуларын күзәтү максатында оештырыла.
Район автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин белдерүенчә, үткән атна дәвамында юл кагыйдәләрен үтәүдә хилафлыклары булган 5 автобус йөртүчесе админстратив җаваплылыкка тартылган, ә 2 автобус техник төзексезлек сәбәпле махсус стоянкага урнаштырылган.
Инспекторлар юлларның болай да куркыныч сагалау ихтималы зур булган участок булуын искәртеп, сак хәрәкәт итәргә, транспорт чарасының төзеклегенә инангач кына юлга чыгарга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев