Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Игелекле гамәл

Зәйнең Мирный бистәсе мәчетендә хәрбиләргә токмач кисәләр

Зәйнең Мирный бистәсе хатын-кызлары махсус хәрби операциядә зонасына җибәрү өчен мәчеткә җыелып токмач әзерлиләр.

Монда һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагыналар. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле апалар.

Моңа кадәр токмачны өйләрендә киссәләр, хәзер мәчеткә җыелып башкаралар бу эше. Бердәм булганда, эш тә җиңел бара, ди алар. Теләкләре бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын.

-Бергәләп эшләгәч күңелле дә, күбрәк тә эшләнә. Төрле юллар белән җиңүне якынайтырга тырышабыз, — ди Роза Гадиева.

Әлеге изге гамәлнең башында Рөстәм хәзрәт Дәминов тора.

— Мирный бистәсендә яшәүчеләр дә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга кулларыннан килгәнче ярдәм итәләр. Хатын-кызлар күңел җылысын кушып токмач кисәләр. Мәчеткә җыелып токмач кисик әле дип хәбәр итүгә, хатын-кызларыбыз бик теләп кушылдылар. Токмачларны киптереп тартмаларга тутырабыз, — ди Рөстәм хәзрәт.

Өмәгә җыелган көнне хатын-кызлар токмачны 100 йомыркага кистеләр. Кирәкле әйберләрне — он, йомырка, куна-такталарны үзләре алып киләләр.

«Өмәгә килә алмаучылар өйләрендә токмач кисә. Пенсионер әбиләр берсе дә тик ятмыйлар, ничек булса да ярдәм итәргә тырышалар. Күрше дә генә яшәүче 90 яшьлек бер әбиебез 30 йомыркага токмач әзерләп бирде. Солдатларыбыз догалар әйтеп киселгән җылы токмач ашы ашарлар. Без аларны сагынып көтәбез», — ди Әлфира Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев