Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәй егетләре махсус хәрби операция зонасына якташларына гуманитар ярдәм илтте

«Зәй җылысы» хәйрия фонды учредителе Дмитрий Соловьев, Юрий Тимофеев бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм илттеләр.

Дмитрий — сигез, ә Юрий ике мәртәбә егетләр янында барды. Аларга  ялга кайткан хәрбиләрне махсус хәрби операция зонасына илтеп куярга «Строительный архитектурный центр» оешмасы «Газель» машинасы биргән. Егетләр тиз генә киңәшеп, бер очтан хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтеп кайтырга да булганнар.

«10 гыйнварда юлга кузгалдык, егетләребез хезмәт итә торган Донецк юнәлешендә булдык. Хәрбиләргә буржуйкаларга ягу өчен бер тонна брикет, фольгоизолон, „КамАЗ“, „Урал“ машиналарына запас частьләр, пленкалар, генераторлар, бензин пычкылары, инструментлар, исемле посылкалар, тиз әзерләнә торган ашлар, окоп шәмнәре, йон оекбашлар, озак саклана торган ризыклар, маскировка челтәрләре һәм башка бик күп әйберләр алып бардык», — ди Дмитрий Соловьев.

Шулай ук зәйлеләр медпунктка юрган, мендәрләр, азык-төлек тә алып барган.

-Гуманитар ярдәмне илтү өчен финанс яктан ярдәмне район җитәкчелеге күрсәтте. Без моның өчен район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовка рәхмәтле. Гуманитар ярдәм җыюда районыбыз эшмәкәрләренең, Зәй халкының да өлеше зур. Хәрбиләребезгә күтәренке рух бирер өчен балалар хатлары, район газеталарын да алып бардык. Алар туган яктан килгән һәр хәбәргә бик сөенәләр, — ди Дмитрий.

Ялга кайткан егетләрнең берсе махсус хәрби операция зонасына дүрт аяклы тугры дусты — эте белән киткән. Ялга да бергә кайтканнар. Без күрешкәндә эте аның кырында бөтерелеп йөри иде. «Алып китмәм инде, калдырмын этемне», — диде хәрби.
Юлда булу, җимерек шәһәрләрне, хәрби бәрелешләр барган урыннарны күрү авыр булса да, якташ хәрби ир-егетләрнең ныклыгы, ил иминлеге өчен көрәшүдә көчле булулары тагын да игелекле эшләр башкарырга көч, дәрт бирә, ди гуманитар ярдәм илтүче егетләр.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев