Зәй балалары хәрбиләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясадылар
Зәйнең «Тылсымлы әкият» балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды. Ул «Солдатларга җылы бүләк ит!» дип аталды.
Бакча тәрбиячеләре, балалар, әти-әниләр бергәләп бу эшкә алынды.
«Окоп шәмнәре — ул солдатлар өчен алыштыргысыз яктылык һәм җылылык чыганагы. Сугышчылар аларны окопларны яктырту, җылыту һәм ризык әзерләү өчен файдаланалар. Балаларда ватанпәрвәрлек, Ватаныбызны сагында торучылар белән горурлык хисе кечкенәдән үк формалашырга тиеш. Без ясаган шәмнәр хәрбиләрне салкын һәм дымлы һава торышыннан саклап, аларны туган якта көтүләрен аңлатып, күңелләрен җылытыр дип өметләнәбез», — ди чараны оештыручылар.
Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев