Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Мәктәп яны лагерена йөрүчеләр окоп шәмнәре ясый

Төги авылының мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды.

Аны мәктәпнең яшьар-миячеләре оештырды. Тәҗрибәле яшьармиячеләр җитәкчелегендә  балалар мөстәкыйль рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясадылар. Яшьармиячеләр шулай ук хәрбиләр өчен хуш исле туган як үләннәреннән чәйләр әзерләүдә актив катнашалар. Укучылар бөтнек, мелисса, ромашка һәм мәтрүшкә кебек экологик чиста үләннәр җыеп, аларны киптерәләр һәм матур пакетларга тутыралар.

Бу шифалы, хуш исле чәйләр хәрбиләргә сәламәтлекләрен сакларга һәм кәефләрен күтәрергә ярдәм итә.   Балалар өйдән еракта хезмәттә булган хәрби абыйларына хатлар да язалар.

фото – мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев