Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Аксарлылар: «Ярдәмебез хәрби егетләребезгә туган як җылысын тоярга ярдәм итсен»

Аксар халкы махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итүдә зур эш алып барыла.

Шушы көннәрдә мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрелде, авылдан чыккан хәрбиләргә исемле посылкалар тутырылды, мәктәп укучылары егетләргә чын күңелдән рәхмәтләре белдереп өчпочмаклы хатлар язды.

«Түзмәдем, мин дә посылка тутыручылар янына төштем әле. Шөкер, булдыра алган кадәр булыштым. Язуымның сәбәбе — рәхмәт әйтү. Үзләренең гаилә керемнәреннән авылдаш егетләребезгә дә өлеш чыгаручы мәрхәмәтле, олы йөрәкле авылдашларыбызның барысына да зур рәхмәт. Изгелекләре үзләренә дә шулай тормыш йөген тартканда Аллаһыбыздан әйләнеп кайтсын. Балаларыбызга җибәргән ризыкларыбыз хәрби егетләребезнең тәннәренә егәр өстәсен, киемнәр җылытсын, ә укучыларыбыз язган-ясаган өчпочмаклы хатлар, рәсемнәр аларның кәефләрен күтәреп, туган авылыбыз җылысын тоярга ярдәм итсен. Алар өчен борчылып, көтеп торучы авыл халкы барлыгын, кадерле әти-әниләре киңәшләрен онытмасыннар. Җибәргән тәмле ризыкларыбызны тутырганда теләгән теләкләребезне Аллабыз кабул итеп, бәрелешләр туктап, балаларыбыз исән-сау кайтсыннар иде», — ди авылның педагогик хезмәт ветераны Гөлнур Әхмәтҗанова.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев