Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зичәбаш авылында парк булачак

Ул Өлкәннәр паркы дип аталачак.

Һәр кеше яшәгән тирәлеген матур, төзек итеп күрергә тели. Гөл-чәчәкләргә күмелеп утыручы йортлар, парклар, балалар өчен мәйданчыклар булу — авылда яшәүче һәр кешенең хыялы. Менә зичәбашлылар да шулай уйлап, авылларын парклы итәргә булганнар.

Парк авылның уртасында калкачак. Мәйданы 50 сутыйлап булачак.

— Парк буласы урынны трактор белән тигезләдек, авыл халкы өмә оештырып, чистартты, агачлар утыртты, үлән чәчте. Алга таба эскәмияләр, өстәлләр урнаштыру планда, — ди Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков.

Шулай ук парк янәшәсендә волейбол, балалар уен мәйданчыгы да булдырырга тели зичәбашлылар. Авыл халкының ватсапта үз төркеме бар, анда хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәләр. Авылның һәр битараф булмаган кешесе әлеге мөһим эшкә үз өлешен керткән. Тиздән Өлкәннәр паркы авылыбызны бизәп торыр, яраткан ял итү, җыелып-аралашу урынына әйләнер дип өметләнә Зичәбаш халкы.

Фотолар авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, Зичәбаш халкы.