Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең машина төзүче яшьләре һөнәре бәйрәмнәрен ачык һавада билгеләп үттеләр

Машина төзүчеләр көне рәсми төстә сентябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелсә дә, Зәйнең тәгәрмәчләр заводында хезмәт куючы яшьләр һөнәри бәйрәмнәрен узган ялда бәйрәм иттеләр.

Район яшьләр эшләре идарәсе белән бергә кызыклы программа әзерләнгән иде. Флешмоб, спорт ярышлары, төрле кызыклы уеннар, команда эстафетасы, гитарага кушылып җырлау — кайсы күңелеңә якын, шунда катнаш... Егетләр төрле ризыклар пешереп, үзләрен чын шеф-повар итеп тойдылар.

Бу тимбилдинг элементлары белән бәйрәм яшьләрне һәм иң яшь катнашучылар — балаларны берләштерде. Командаларның җанатарлары күп иде: өлкәннәр дә, яшьләр дә, чөнки күп кенә хезмәткәрләр традиция буенча гаиләләре белән килгәннәр иде.

«Төрле ярышлар яшь хезмәткәрләргә формаль булмаган шартларда аралашырга, хезмәттәшләрен яхшырак белергә, бер команда булуын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Бердәм коллективта эшләве дә күңеллерәк һәм җиңелрәк бит», — ди заводның персоналны сайлау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгече Наталья Федина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев