Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Мәктәп тавы” иҗтимагый киңлеге туристлык объекты буларак тәкъдим ителүгә иң күп тавыш җыйды

“Татмедиа” АҖдә Татарстан шәһәрләре һәм авылларында иң яхшы туристлык объекты булырлык иҗтимагый киңлекләргә үткәрелгән бәйгегә йомгак ясалды.

Бәйге кысаларында һәр районнан аерым игътибарга лаек урыннар күрсәтелеп, аларга социаль челтәрләрдән файдаланучылар башта район күләмендә, аннан соң республика күләмендә тавыш бирделәр. Нәтиҗәдә иң игътибарга лаек җиде объект билгеле булды, ә алар арасында җиңүче – иң күп тавыш җыючы Зәебезнең “Мәктәп тавы” иҗтимагый киңлеге. Бу тарихи урынга җан атучылар Татарстан буенча тавыш бирүчеләрнең 21 процентын тәшкил иткән.
Иң яхшы туристлык үзәгенә тавыш бирү өчен “Зәй-информ” журналистлары тарафыннан социаль челтәрләрдә 9 объект тәкъдим ителгән иде. Алар косманавт эт белән бәйле “Чернушка” һәйкәле һәм аның янәшәсендәге аллея, табигый тарихи-истәлекле урын “Кашка тау”, Зәй сусаклагычы, Зәй ГРЭСы торбалары, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы, Җиңү бульвары, туган як тарихын өйрәнү музее, “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйдан, яңа төзелә торган “Яшьләр паркы”, “Мәктәп тавы” һәм аның дәвамы буларак төзекләндерелгән Иске Зәй яр буе.

- Район күләмендә уздырылган тавыш бирүдә 145 зәйле катнашып, аларның 48,2 проценты “Мәктәп тавы” һәм яр буе зонасы өчен җан аткан иде. Шуның нәтиҗәсендә республика күләмендә оештырылучы тавыш бирү бәйгесенә дә әлеге күркәм объект тәкъдим ителде. Һәм менә без нәкъ Зәй районы иҗтимагый киңлегенең иң күп тавыш җыюга ирешүе турындагы шатлыклы хәбәрне ишеттек,- ди “Зәй-информ” җитәкчесе Гөлнара Феофанова.

Мәктәп тавы – ул Зәебезнең билгеле тарихи урыны, данлыклы агач крепость та шушы урында төзелгән. Биредә беренче чиркәү каршындагы училище ачылган, тарихта “сәнәкчеләр восстаниесе” буларак кереп калган куркыныч чорларда да, монда күп кенә кешеләр һәлак булган. Хәзерге вакытта Зәйнең тарихын саклаучы туган як тарихын өйрәнү музее да әлеге урыннан ерак түгел.

Ә менә мәктәп тавыннан башланып аска төшүче яр буе зонасы заманча төзекләндерелеп, күркәм төс алды.

Шуңа да зәйлеләр аны аеруча үз итеп тавыш бирүдә катнашкандыр мөгаен. Су буеннан мәктәп тавына күтәрелү юлында искиткеч манзара ачыла. Ә мәктәп тавы өстендә чиркәү һәм мәчет янәшә торып ике дин тотучыларның биредә тату, матур тормыш итүләре турында сөйли.

- Киләчәктә Зәебезнең мәктәп тавы һәм яр буе зонасы урыны туристларны үзенә тартып китерәчәгенә шигем юк. Моның өчен элеккеге агач крепостьне торгызу, яхшы кунакханә, заманча туклану урыннары, сувенирлар лавкалары һәм башка кызыксындыргыч урыннар булдыру кирәк. Һәм әлбәттә инде, Зәй тарихы турында сөйләүче музейны төзекләндерү дә бик мөһим, - ди туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Исаков.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев