Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең чик сакчылары янгыннан зыян күргән хезмәттәшләренә ярдәм иттеләр

Аксар авылыннан Фәнис Гыйниятов хәрби бурычын чик сакчылары гаскәрләрендә үтәгән. Күптән түгел Гыйниятовлар гаиләсенә зур бәла килде: янгын чыгып, йортлары, каралты-куралары янып бетте.

Бүген чик сакчылары тантаналы чарага җыелды. Тантанага җыелучылар каршында Илнар Ходжаев чыгыш ясады.

-Күптән түгел безнең хезмәттәшебез гаиләсендә  олы бәла килде. Без  мондый авыр вакытта читтә калмыйча, Гыйниятовлар гаиләсенә акчалата ярдәм итәргә булдык. Бу турыда хәбәр итүгә, бар чик сакчылары да битараф калмыйча,  ярдәм итүгә кушылды, - диде Илнар.

Һәм чик сакчылары Фәнис Гыйниятовка җыелган ярдәмне тапшырды. Фәнис барлык хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев