Зәйлеләр хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәмне җыю белән мәшгуль
Яңалыклар

Зәйлеләр хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәмне җыю белән мәшгуль

Зәйдә төрле оешмаларда, хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә чираттагы гуманитар ярдәмне хәрбиләргә фронтка җыю эше кызу темплар белән бара. Бу көннәрдә Аксар авылы халкы мәсәлән, хәрбиләргә исемле посылкалар тутыру белән шөгыльләнә.

«Мондый изге эш турында хәбәр салуга авыл халкы бердәм булып аңа кушыла. Менә бу көннәрдә авыл мәдәният йортына эштән соң аксарлылар посылкалар тутыру өчен җыелалар. Ярдәм кулы сузучы һәркемгә рәхмәт», — ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.


Нет комментариев