Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм илтү өчен машина алырга җыена

Транспорт алганда, гуманитар ярдәмне билгеле бер урынга нәкъ менә үзебезнең хәрбиләргә илтергә мөмкинлек туачак. Бу уңайдан халыкның ярдәменә өметләнә волонтерлар.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Зәйнең күп кенә ир-егетләре фронтка китте.  Район халкы хәрбиләребезгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, даими гуманитар ярдәм җыю эше бара. Гуманитар ярдәмне вакытында һәм оператив төстә урыннарга озатуда транспорт булмавы киртә булып тора.  Кайвакыт машинаны берничә ай көтәргә яки, урын булса, күрше шәһәрләр аша җибәрергә туры килә.
Зур фураларны җибәрү максатка туры килеп бетми, ләкин үзебезнең машина булганда гуманитар ярдәмне нәкъ менә Зәй хәрбиләренә ешрак илтергә була. 
Шуңа бәйле рәвештә Изге Макарий исемендәге чиркәү настоятеле белән берлектә керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе, Кораллы көчләр ветераны, икенче ранг капитаны Валентин Атласов Газель машинасы алуга акча җыюны игълан иттеләр. Әлеге тәкъдимне максировка челтәрләре үрүче (“Zаинск с Vами ") һәм тиз пешә торган ашлар әзерләүче, окоп шәмнәре ясаучы (“Умелые ручки”) волонтерлар да хуплады.  Әлеге төркемнәрне Елена Хисаметдинова һәм Надежда Хәбибуллина җитәкли.
-Транспорт алганда, гуманитар ярдәмне билгеле бер урынга нәкъ менә үзебезнең хәрбиләргә илтергә мөмкинлек туачак. Күпләр моны аңлар дип өметләнәбез, чөнки халык ярдәменнән башка без  бу сумманы үзебез генә күтәрә алмаячакбыз. Газель бәясе 1 млн 400 мең сум тора. 50, 100, 500 ... теләсә нинди сумма да зур ярдәм булачак, - ди Валентин Александрович Атласов.
Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 35нче бистәдәге чиркәүгә китерә ала, шулай ук +79178530487  (Валентин Александрович Атласов),
+79520335197 (Елена Викторовна Хисамутдинова),
+79393113586 (Надежда Николаевна Хабибуллина)  номерлары буенча да күчерергә була. Акча күчергәндә “машинага” дип күрсәтегез. 
“Машина алу өчен кергән акча буенча атна саен хисап биреп барылачак. Әлеге  карарны кабул итү җиңел булмады. Хәрбиләрнең үзләреннән һәм аларның якыннарыннан бик күп фикерләр һәм теләкләр әйтелде. Аларның һәрберсе игътибарга алынды. Безне барыбызны да бары бер теләк – егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтулары берләштерә”, - ди волонтерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев