Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдән хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтелде

Зәй хәрбиләренә «Лада» машинасы да тапшырылды.

Бу көннәрдә «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Павлов, Александр Колышев һәм мобилизацияләнгән егетнең әнисе Евгения Рудакова махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм илттеләр.

Хәрбиләргә маскировка челтәрләре, исемле посылкалары, балалар хатлары һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар.

— Без Запорожье юнәлешендә хезмәт итүче якташларыбыз янында булдык. Егетләребезнең кәефе күтәренке, хәрби рухта алар, җиңү безнең якта булачак, диләр. «Газель» машинасы хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр белән шыплап тулган иде. 60лап маскировка челтәре генә алып бардык. Шулай ук Зәй хәрбиләренә «Лада» машинасы да тапшырылды, — ди Сергей Хватков.

Хәзер зәйлеләр Җиңү көне уңаеннан чираттагы гуманитар ярдәмне туплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев