Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдән госпитальләр өчен 30нчы гуманитар ярдәм җибәрелде

Кама аръягы халкы госпитальләр һәм фронт өчен гуманитар йөк - матраслар, медикаментлар, гигиена чаралары һәм төзелеш материаллары җыйган.

Бүген Зәйдән госпитальләр һәм хәрбиләр өчен 30нчы гуманитар ярдәм партиясе юлга кузгалды. Нәкъ менә хәрби госпитальләрдә дәваланучылар өчен Наталья Березина җитәкчелегендәге «Закамье-помощь госпиталям» хәрәкәте төрле юнәлештә ярдәм әзерли.

Бу юлы йөк машинасы яралы сугышчылар һәм медицина хезмәткәрләре өчен иң кирәкле әйберләр белән тулган. Фураның яртысын диярлек медрота өчен матраслар алып тора, алар чик буе госпитальләрендә аеруча кирәк. Шулай ук сугышчыларның шәхси аптечкаларын тулыландыру өчен медицина җыелмалары да посылкада. Төп гигиена кирәк – яраклары: кием-салым, шәхси гигиена чаралары да озатылды. Инвалид коляскалары, култык таяклары да җибәрелде.

Гуманитар йөкне район җитәкчелеге,оешма җитәкчеләре,волонтерлар озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев