Зәйдән дүрт бертуган махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итә
Бүгенге көндә иң кече энеләре туган якка ялга кайтты.
Егетләр Димитрово авылыннан, 1нче мәктәптә белем алганнар. Юрий армиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, аннан Зәйдә тимер юлчы булып эшләгән.
Беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына 2023 елның гыйнварында контракт төзеп кечеләре Юрий китә.
-Мин контракт төзү турында карарга дусларымның, танышларымның махсус хәрби операциягә китүләре, кайберләренең инде һәлак булулары этәрде. Авыр вакытта алар белән бергә, терәк буласым килде. Ничек инде алар ил өчен катлаулы вакытта анда булганда, монда кала алыйм дип уйладым, - ди хәрби хезмәткәр.
2023 елның сентябрендә аның үрнәгендә бертуган абыйлары Алексей һәм Александр да контракт төзеп Ватан сагына баса. 2024 елда Андрей махсус операция зонасына хезмәткә китә.
Бертуганнардан хәрби зонада Алексей белән Юрий бергә хезмәт итәләр.
“Александр белән Андрейны күптән күргәнем булмаса да, аралашып торабыз, алар белән барысы да тәртиптә икәнен беләм”, - ди Юрий.
Алар гаиләсендә биш бала – дүрт ул, бер кыз үскән. Кечкенәдән үк бер-берсенә ярдәмләшеп, терәк булып үскәннәр. Егетләр сеңелләренә ярдәм итеп торалар.
“Минем белән бергә Бөгелмә, Казан егетләре дә хезмәт итә. Андагы һәр көн – ул батырлык. Безнең полктагы егетләр барысы да бик дус һәм приказларны төгәл үтиләр. Мәсәлән, шундый бер очрак хәтердә нык уелып калды. Без бирелгән заданиене үтәп, өйгә кайтырга чыктык. Һәм бер иптәшебез яраланды. Бу безнең күз алдыбызда булган беренче шундый очрак иде, хәрбиләр телендә әйтсәк, “боевое крещение”. Әлеге очрак безне югалып калмаска, ныклы карар кабул итәргә өйрәтте. Безнең өстән дрон очып китте. Ә без һәркайсыбыз 230 килограмм авырлыктагы ун мина алып бара идек. Һәм безгә бәхет елмайды, ул броняны гына яндырып яннан очып үтте. Без шартлау тавышы ишеттек, туктап, тиз генә куркынычсыз урынга эвакуацияләндек. Ләкин кыйпылчык бер сугышчыбызга тигән иде. Оператив рәвештә без аңа беренче медицина ярдәме күрсәтеп, жгут салдык, авыртуны баса торган укол кададык. Боларның барысына 17 минут китте. Иптәшебез исән калды, сәламәтләнеп, яңадан безнең белән сафка басты”, - дип сөйләде Юрий.
Хәзерге вакытта ул кече Ватанына ялга кайтты. Бу аның дүртенче мәртәбә туган якларда булуы, бер мәртәбә яралану сәбәпле, кайткан булган. Ялында хәрби фатирына ремонт ясый. Шулай ук сугышчан иптәшләрен дә кайгырта. Кайбер сугышчан дусларына хәрби батырлыклары өчен тиешле бүләкләр тапшырылмавына борчыла ул. Бу сорау белән район башлыгы янына да кергән.
Юрий хәрби зонада күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт һәм Россия Оборона министрлыгы бүләкләренә лаек булган: II дәрәҗә «Батырлык өчен», «Жуков», «Суворов», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Юрий махсус хәрби операция зонасында обмундирование, туклану буенча барысы да тиешле тәртиптә булуы турында әйтә.
"Безгә гуманитар ярдәм Россиянең төрле төбәкләреннән килә. Элегрәк Курсктан да килә иде, Оренбургтан бик еш җибәрәләр. Безнең Зәй хатын-кызларыннан маскировка челтәрләре белән исемле посылкалар алабыз”, - ди ул.
“Ватанга мәхәббәт һәм патриотик рух сезгә кемнән күчкән?” – дигән сорауга:
- Миңа калса, бу геннар аша салына. Һәм авыр вакытта күренә. Ватан куркыныч астында булганда, һәркем аны сакларга-якларга басарга тиеш, - дип җавап бирде ул.
Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев