Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә хәйрия марафонына старт бирелде

Хәйрия марафоны Бөек Җиңү көненә багышланып 10 – 19 апрельдә уза.

Марафон кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләренә, Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыела.

Бүген район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин, “Зәй җылысы” хәйрия фонды директоры Марат Кыямов Зәй ГРЭСында энергетиклар белән очрашып, хәйрия марафонының максаты белән таныштырдылар.

ГРЭС коллективы изге гамәлләр кылып яши.

-Бүгенге илебез өчен гадәти булмаган вакытта энергетиклар да волонтерлык хәрәкәтеннән читтә калмады. Без хәрбиләребез, Лисичанск халкы, госпитальләр өчен гуманитар ярдәм җыябыз, - диде станция директоры Дмитрий Прохоров.

Марат Кыямов мобилизация башлануның беренче көннәреннән Зәй егетләре белән элемтәдә торып, аларга хәрби тормышта кирәкле булган әйберләр белән тәэмин итүдә Зәй халкын да тартты. Соңрак волонтерлар иҗтимагый оешма буларак теркәлеп, “Зәй җылысы” исеме астында Юстиция министрлыгында теркәлү узды.

-Безнең фондка кергән акчаларның нинди максатларга тотылуы ачык күренә. Хәрбиләргә ярдәм итүдә халык та, предприятие-оешмаларыбыз да, эшмәкәрләр дә бер максатка берләште. Хәрбиләребез тылның ныклы булуы өчен рәхмәтле, - дип сөйләде Марат Кыямов.

Марафон кысаларында иң зур чара 19 апрельдә кичке сәгать 4тә “Энергетик” Мәдәният сараенда - хәйрия ярминкәсе, 5тә концерт оештырылачак. Хәйрия ярминкәсендә балалар ясаган эшләнмәләр сатылачак.

-Безнең балаларыбыз тырышып төрле эшләнмәләр ясый. Шул рәвешле алар хәрбиләргә ярдәм итүдә үзләреннән өлеш кертергә тели. Концертта шәһәр-район иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, аңа керү бушлай. Шул ук вакытта акча җыю өчен залга тартмалар урнаштырылачак, теләгән кешеләр куар-код аша да үзләреннән ярдәмне күчерә ала. Егетләргә теләктәшлек итәргә теләгән һәркемне марафонда катнашырга чакырабыз, - диде Ростислав Аладышкин.

Марафон кысаларында беренче тартма ГРЭСның проходноена урнаштырылды. Башка предприятие-оешмаларга да акча җыю өчен тартмалар куела.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев