Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә татар әдәбияты көннәре бара

Районда 27 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр татар әдәбияты көннәре уздырыла.

Ул бу атна башыннан якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәрис Әгъләмовка багышланган әдәби укулар башланып китте. Аның кысаларында шәһәрнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә, район, авыл китапханәләрендә әдәби укулар үткәрелә, аларда актив китап укучылар үзләренә охшаган шигырьләр, әдәби әсәрләр буенча фикер алышуларда катнаша, авторны тирәнрәк белү өчен сорау-җавап кичәләре оештырыла.


«Ә яшь буынны әдәби укуларга тарту өчен без мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында Мөдәрис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча бәйге һәм аның әсәрләренә атап ясалган рәсем конкурсы игълан иттек. Инде балалардан шигырь укыган видеоязмалар, рәсемнәр килә башлады», — ди үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина.


Мөдәрис Әгъләмовка багышланган зур чара исә районда 8 декабрь көнне үткәрелә. Анда әдипнең тормыш иптәше Нәҗибә Сафина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы-шаныйрьләр Факил Сафин, Газинур Морат, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина, Марсель Галимовларның катнашуы көтелә. Кунаклар иң башта Мөдәрис Әгъләмов белем алган Түбән Биш мәктәбендә укучылар белән очраша, аннан шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә очрашулар үткәрә. Соңыннан Таҗетдин Ялчыголның истәлек билгесенә чәчәкләр кую, үзәк китапханәдә төп чараны оештыру, биредә үк балалар эшләренә йомгак ясау планлаштырыла.


Татар әдәбияты көннәре 11 — 15 декабрьдә шулай ук якташыбыз Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, киң кырлы иҗат остасы Рабит Батуллага багышлана. Аның белән укучылар очрашулары Аксар, Югары Шепкә, Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Кадер, Бигеш, Түбән Биш мәктәпләрендә, татаргимназиясендә үткәреләчәк. Ә 15 декабрь көнне үзәк китапханәдә китап сөючеләр, китапханәчеләр белән аралашу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев