Зәйдә студентлар отрядларының “Маевка 2.0” фестивале узды
Узган ялларда Зәйдә “Маевка 2.0” Татарстан Республикасы студентлар отрядларының хезмәт һәм иҗат фестивале узды.
Фестивальдә республиканың 6 шәһәр-районыннан – Зәй, Казан, Чаллы, Әлмәт, Баулы, Чистайдан 120 кеше катнашты.
Өч көн дәвамында студентлар “Йолдызлык” балалар ял лагерен җыештырып, җәйге ял сезонына әзерләделәр. Ә кичләрен күңел ачу чаралары оештырылды, анда алар үз командаларының мәнфәгатьләрен якладылар.
-"Маевка 2.0" хезмәт һәм иҗат фестивале студентларны хезмәттә тәрбияләүнең һәм коллективны берләштерүнең матур үрнәге, команда белән эшләүдә иң яхшы практикаларның берсе булып тора. “Маевка 2.0” фестивалендә катнашучылар студентлар отрядлары белән эшләргә энергия алдылар, алар үз районнарында отрядлар төзергә һәм иң яхшы идеяләрне тормышка ашырырга әзер”, - ди ТР Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары җитәкчесе урынбасары Данила Багурин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев