Салкын һава торышы май уртасына кадәр дәвам итәчәк.
Метеорологлар аңлатуынча, республикада кискен салкыннар арктик һөҗүм белән бәйле. Мондый һава торышы май уртасына кадәр дәвам итәчәк.
Һава шартлары үзгәрү сәбәпле, Зәй районы башкарма комитеты җылылык белән тәэмин итү системасы эшен яңадан башлау турында карар кабул итте. 3 майдан шәһәрнең барлык балалар бакчаларына, мәктәпләренә һәм район дәваханәсенә җылылык бирделәр.
Учреждение җитәкчеләренә социаль объектларда җылылык белән тәэмин итү һәм температура режимын тәэмин итү системалары эшен яңарту белән бәйле кирәкле чараларны үтәргә кушылды..
Нет комментариев