Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә шәһәр суды рәисен коллективка рәсми тәкъдим иттеләр

Ул моңа кадәр Теләче район судын җитәкләгән 40 яшьлек Рамил Бикмиев.

Тантаналы тәкъдим итү чарасында ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов, ТР Югары Суд рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, район башлыгы Разиф Кәримов катнаштылар.

Рамил Гаптерәүф улы Бикмиев Зәй шәһәр судына рәис итеп алты еллык срок белән, агымдагы елның 8 декабрьдә чыккан “Федераль судьяларны билгеләү турындагы” 937 нче РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнде.

Аны коллективка тәкъдим иткәндә Рамил Рамазанов, һөнәри осталык сыйфатларына тукталды, уңышларын бәян итте, алга таба да дөрес хөкем карарлары чыгаруда нәтиҗәле эшләвен теләде. Разиф Кәримов та яңа суд рәисен тәбрикләде, 2014 елдан алып әлеге вазифаны башкарган Рөстәм Хәкимовка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, ТР судьялары Советы Рәхмәтен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев