Зәйдә шәһәр прокуроры урыннарда кабул итә
Зәй шәһәр прокуроры Сергей Урванцев урыннарга чыгып гражданнарны мөрәҗәгатьләре белән кабул итүләрне дәвам итә. Бүген ул районның Югары Шепкә һәм Аксар авылларында булды.
Прокурорга 15 кеше мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итәләр матбугат үзәгеннән. Сораулар нигездә хезмәтне яклау һәм торак законнары үтәлешенә кагылган. Шулай ук сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлылары да булды. Сергей Урванцев кызыксындырган сорауларга җавап бирде, закон нормаларын аңлатты. Алга таба мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр булачак, тиешле карарлар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев