Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә “Подписка бүләк ит!” акциясенә эшмәкәрләр, җитәкчеләр кушылды

Июнь ае газета-журналларга язылуның бу яртыеллыктагы соңгы ае буларак та тыгыз вакыт. Хәзерге вакытта район басмаларына язылуның ташламалы бәядән булган ункөнлеге бара.

Почта аша язылучылар һәм газеталар яздырып якыннарына, ярдәмгә мохтаҗларга бүләк итүчеләр өчен “Зәй офыклары” газетасына ташламалы бәя – 796 сум, 86 тиен. Мондый мөмкинлек 20 июньгә кадәр дәвам итә.
Ә редакциягә килеп язылучылар өчен ул 550 сум. 
Бу көннәрдә “Зәй офыклар” н редакциягә килеп бүләк итеп яздыручылар да шактый. Шуларның берсе эшмәкәр Марсель Миңнеханов. Ул бу юлы да биш газетаны Иске Зәй бистәсе мәчетенә яздырып, бирегә йөрүче өлкәннәребезне район яңалыклары белән хәбәрдар итәргә карар кылды. 
“Корбан гаете якынлашкан бу көннәрдә,  өлкән буын кешеләренә файдалы мәгълүмат бирүче булсын ул газеталар, дип яздырдым. Изге гамәл башкаларга кирәкле икән, бик яхшы”, - ди эшмәкәр. 
Марсель Мәхмүтович Иске Зәй бистәсе мәчетенә, социаль яклауга мохтаҗларга газеталар яздыруда һәрдаим катнаша. 
Газеталар яздыру хәйрия акциясенә Зәй элеваторы җитәкчесе Рамил  Рөстәм улы Хәбибрахманов та кушылды. Ул киләсе яртыеллык өчен Икмәк кабул итү бистәсе мәчетенә газеталар бүләк итте.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев