Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә мөселман хатын-кызлар форумы узды

Бүген Зәй районында беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары форумы оештырылды.

Ул Таҗетдин Ялчыгол эзләре буйлап, тарихи мирасны барлауга багышланды. Форум кысаларында абыстайлар Таҗетдин Ялчыгол истәлекләре сакланучы Имәнлебаш, Куш-Елга, Югары Мәлем авылларында булдылар, хәзрәтләр рухына дога кылып, Таҗетдин һәм аның буын дәвамчылары истәлекләрен барладылар.

Куш-Елгада билгеле тарихи урын “Хәзрәт чишмәсе”н карап, биредәге заманча төзекләндерелгән, күркәм биләмәгә сокландылар, саф сулы чишмә суыннан авыз иттеләр.

Форум барышында авыл имамы Сөләйман хәзрәт Гарипов абыстайларга әтисе Мөхәммәтһади имам язып калдырган истәлекләрне бәян итте.

“Безнең авыл кешеләре, гомумән Түбән Биш авылы җирлеге халкы укымышлы булулары белән элек-электән аерылып торган. Башка авыл кешеләре безнең җирлектән чыкканнарның белемле булуына гел сокланганнар. Әти язып калдырган өч амбар кенәгәсе саклана үземдә, анда нәкъ менә Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Фәхретдин һәм Фәйзулла хәзрәтләрнең халыкны гыйлемле итүгә керткән өлешләре буыннан-буынга тапшырылып, бу төбәк кешеләрен аң-белемгә хирыс итүләре нигез булып ята диелә. Димәк, бу Ялчыгол нәселе безнең халыкның укымышлы булуына сәбәпче. Әле алай гына да түгел, бүгенге көнгә кадәр Ялчыголның авылыбызга ярдәмен тоябыз, дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки Ялчыголның тарихи истәлекләрен барлау нәтиҗәсендә авылыбызда юллар яңара, мәдәният йортыбыз заманчалашты, “Хәзрәт чишмәсе” күркәм урын булып, безнең горурлыгыбызга әверелде. Монда инде Әсхат Сәфәров, Разиф Кәримовларга булышлыклары өчен рәхмәтлебез”, - диде Сөләйман хәзрәт.

Ул сигезенче ел Куш-Елга авылы имамы буларак халыкка хезмәт итә икән. Чарада катнашучыларга аның әтисе язып калдырган көндәлекләрдән кайбер истәлекләр белән уртаклашуы аеруча тәэсирле булды.

Ә мөселман хатын-кызлары форумын оештыручыларның берсе булган, Таҗетдин Ялчыгол нәселенең бишенче буын вәкиле Разилә апа Җиһаншина, галим, хәзрәт мирасын өйрәнүдәге соңгы яңалыклар белән уртаклашты.

- Бүген бу форумга дини мәсьәләләрне хәл итүнең башында торучылар, хәзрәтләребезнең төп ярдәмчеләре булган абыстайлар җыелды. Мин аларны энҗе-мәрҗәннәргә тиңлим, алар бертуктамый дини мәгърифәтебез сагында торучылар, аларны яшь буынга таратучы, җиткерүчеләр. Бүгенге форумның максаты да әнә шул абыстайларыбызга Таҗетдин Ялчыгол мирасы турында күбрәк сөйләп, аларның хәбәрдарлыгын арттырып, киләчәктә аны үз укучылары-шәкертләренә җиткертү. Барыбер әле Таҗетдин Ялчыгол турында без бик ныгытып белмибез. Ул ундүрт ел Мәлемдә яшәгән, Имәнлебашта үлгән, ә аның балалары шушы Куш-Елгада гыйлем өләшкән. Районыбызның өч авылын берләштергән бу бөек шәхесләрне без аның дәвамчылары өйрәнүдән туктамыйбыз. Мәсәлән, Мәлемдә Җәләлетдиннән без аның дәвамчылары калганбыз шушы җирлектә. Куш-Елгада нишләптер аның дәвамчыларын әле эзләп таба алганыбыз юк. Югыйсә Фәйзулланың малае шушы авылдан сугышка киткән, аннан кайткан да ул, тик нәселен дәвам итүчеләрнең эзенә төшә алмыйбыз, әмма өметне югалтмыйбыз эзләнүләр дәвам итә. Әле менә шушы арада гына без төрекләрнең бер мәкаләсенә тап булдык, Ялчыголны төрекләр дә өйрәнеп ята икән. Безнең татар милләтендә дә күпме кеше Ялчыгол иҗаты буенча диссертацияләр яклады. Шәхсән үзем Ислам университетының магистратурасында галимнең эшләре буенча тәрбия темасын алып фәнни эш өстендә шөгыльләнәм, - диде Разилә ханым.

Форум барышында тагын бер кызыклы мәгълүмат чынагагы булган, Куш-Елгада гомер итүче Икълимә әби Юнысова белән дә аралаштык. Әле бу көннәрдә генә 95 яшен тутырган Икълимә әби бүгенге көндә Фәйзулла хәзрәт нигезендә салынган йортта гомер кичерә икән.

“Минем шушы нигезгә килгәнемә 74 ел. Үзем Шыкмай авылы кызы, ә бирегә килен булып төштем. Хәзер инде каенанамның үлгәненә 33 ел. Ул миңа әйтеп калдырды Таҗетдин, Баһаутдин, Фәхретдин, Фәйзулла бабайларга һәр намазда дога кыл, моңа кадәр дога кылуны үзем башкардым, хәзер бу йөкләмәне сиңа мирас итеп калдырам, диде. Хәзер мин утыз өч ел дәвамында кайнанамның шушы амәнәтен үтәп, хәзрәтләргә карата догада яшим. Мин килен булып төшкәндә безнең йорт янәшәсендә олы капкалы ике зур мулла амбары бар иде, Ялчыголлар бик бай яшәгәннәр, аларның өч зур йортлары булган, ләкин алар янганнар, ә янгыннан соң бары шул ике амбар исән калган. Ашытның бөтен икмәге шунда сакланды. Әтием дә еш искә ала иде Шыкмайдан килеп ул шушы хәзрәтләрдә сабак алган. Гомумән кешеләр күрше-тирә авыллардан яшь балалары белән килеп, шушында вакытлыча торып гыйлем ала торган булганнар. Тагын бер кызыклы мәгълүматны күңелемә сеңдереп калдырган идем. Фәйзулла хәзрәт үлгәннән соң аның абыстае Шыкмай авылындагы Әгъләм муллага кияүгә чыккан, кайнанам сөйли иде, ул абыстай Шыкмайга 9 олау бирнә белән киткән, дип. Әмма аларны мулласы белән бергә Минзәлә төрмәсенә озатканнар, бар байлыкларын тартып алганнар. Ә көннәрдән беркөнне шушы абыстай сугыш елларында төрмәдән безгә Шыкмайга кайтып керде, мин әле яшүсмер кыз идем, ул хәйран гына 1949 елга кадәр бездә яшәде. Аннан кабат Ашытка бер картка кияүгә чыгып, соңгы сулышына кадәр шушы авылда гомер итте”, - дип сөйләде Икълимә Юнысова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев