Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү эше дәвам итә

Районда терлекләрнең ветеринария иминлеген саклау өчен мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү эше дәвам итә.

Бу хакта йорт хайваннары һәм кошлар арасында аеруча куркыныч йогышлы авыруларның таралуына юл куймау буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә сөйләштеләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев хәбәр иткәнчә, районда терлекләрне исәпкә алу һәм идентификацияләүнең бердәм системасы актив рәвештә кертелә һәм бүгенге көндә барлык мөгезле эре терлекләрнең 56 проценты бердәм системада идентификацияләнгән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлекләрне маркировкалау бушлай булачак, ләкин бу максат өчен махсус тамгалар сатып алырга кирәк.

-Биркалау һәр терлеккә бердәм мәгълүмат системасында кулланыла торган уникаль номер бирәчәк. Хайванны мәгълүмат системасында теркәү хуҗалык белгече тарафыннан башкарыла, ә аның идентификациясен дәүләт ветеринария хезмәте белгече раслый. Бирка ярдәмендә электрон базада терлек турында мәгълүмат аның тууы вакытыннан сакланачак. Мәсәлән, вакциналаштыру, прививка, аның яше, физиологик хәле. Терлек сатып алырга теләгән кеше дә, номерына карап, аның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихын тикшереп ала ала, – дип билгеләп үтте чыгышында ветеринария табибы Семен Ануфриев.

Гомумән алганда, терлекләрне идентификацияләү ветеринария табибларына райондагы эпидемиологик хәлне күзәтергә ярдәм итәчәк.

Терлекләрне идентификацияләү эше «Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарны исәпкә алуны теркәүнең бердәм системасын кертү турында» ТР Министрлар Кабинеты боерыгы һәм «Ветеринария турында «Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон нигезендә алып барыла.

-Быел эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү тәкъдим ителсә, киләсе елларда мөгезле вак терлекләрне, атларны һәм башка авыл хуҗалыгы терлекләрне эре секторда гына түгел, ә шәхси йортларда һәм хуҗалыкларда да идентификацияләү планлаштырыла, - диде район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов.

Айгөл Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев