Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Мөдәррис Әгъләмов иҗатына игълан ителгән бәйгеләргә нәтиҗә чыгарылды

Узган атнада татар әдәбияты көннәре кысаларында Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовка багышланган зур чарада әдипнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр һәм аның шигырьләренә рәсем ясаучылар арасында уздырылган балалар бәйгеләренә йомгак ясалды.

“Мөдәррис Әгъләмовның шигъри дөньясы” әдәби укуларында катнашып III дәрәҗәдәге диплом белән Абрамова Альмира (3нче мәктәп), Реназ Исрафилов (Түбән Биш мәктәбе), Ильхан Гәрәев (Югары Шепкә мәктәбе) бүләкләнделәр. II дәрәҗәдәге дипломнарга Алексей Краснов (Сарсаз Баграж мәктәбе), Әминә Гыйльфанова (1нче мәктәп), Алсу Хәйруллина (татар гимназиясе) лаек булдылар. Ә Анжелика Антонова (кадер мәктәбе), Альзана Фәрхуллина (Бигеш мәктәбе), Әминә Хөснетдинова (татар гимназиясе) җиңү яуладылар.

“Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре - рәсемнәрдә” бәйгесендә исә III дәрәҗә дипломга Аиша Бухарова (3нче мәктәп), Камилла Гәрәева (6нчы мәктәп), Алевтина Лопатина (4нче мәктәп), Роксана Шуаева (сәнгать мәктәбе) ия булдылар. II дәрәҗә дипломнарны сәнгать мәктәбе укучылары София Большакова, Ульяна Бокова, Милана Сафонова, Ясминә Жилина һәм Элина Фәттахова (7нче мәктәп) белән Илназ Галимов (6нчы мәктәп) алдылар. I дәрәҗә дипломнар Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән Зилә Хәсбәтуллина, Эльвина Байтимерова, сәнгать мәктәбеннән Мәликә Никитинага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев