Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Минем ишегалдым» лагере проектының язгы сменасы башланды

26 марттан 2 апрельгә кадәр шәһәрнең 6 мәйданчыгында көненә икешәр сәгать «Легенда 17» педагогик отряды аниматорлары яшь зәйлеләрне күңел ачтырачак.

Смена дәвамында балаларны иҗади биремнәр, квестлар, флешмоблар һәм тематик уеннар көтә. Шулай ук шәһәр китапханәсенә, «Энергетик» Мәдәният сараена, «Космос» киноучреждениесенә төрле чараларга бару планлаштырыла. Ә бер зур чараны Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында уздырырга планлаштыралар.

-Проектның язгы сменасы беренче тапкыр тормышка ашырыла, чөнки балалар һәм аларның әти-әниләренең лагерь оештыруга ихтыяҗлары зур. Шәһәрнең ишегалды мәйданчыкларында проектның укыту мәктәбен үткән һәм җәйге һәм кышкы каникуллар вакытында балалар белән эшләү практикасын алган аниматорлар эшләячәк. Моңа кадәр әле җәй һәм кыш айларында гына оештыра идек. Волонтерлар да бик теләп алынды. Язгы лагерьларда 12 вожатый эшләячәк. Һәр сменаны без нәрсәгә дә булса багышларга тырышабыз. Апрель аенда Космонавтика көне билгеләп үтелгәнгә күрә, бу юлы сменаны «Космик сәяхәт» дип атадык, - ди педагогик отряд кураторы Камил Нигъмәтуллин.

Яңа шәһәрнең 1/07 йорты ишегалды лагеренда Михаил Аввакумов балалар белән төрле уеннар оештыра. Миша 6нчы мәктәпнең IX А сыйныфында укый. Узган ел ишегалды проектында эшләп “Иң яхшы аниматор” номинациясендә җиңү дә яулаган.

-Минем балалар белән эшләү тәҗрибәм бар инде. Сменага килгән һәр бала белән шәхсән танышам, дуслашам. Бездә бер бала да үзен чит итеп тоймый. Алар белән үз итеп, аларча аралашам. Смена тәмамлангач, урамда танып, алар минем белән исәнләшәләр, үзләренең планнары белән уртаклашалар. Әлбәттә инде икенче лагерь сезоны башлануга минем сменага киләләр, - ди Михаил Аввакумов.

Лагерь балалары белән бергә флешмобта кечкенә Азалия дә биеп йөри. Азалия балалар бакчасына йөри. Биергә ярата икән. Әнисе Гөлнара аның һәр хәрәкәтен видеога төшерә.

-Кибеткә дип чыккан идек. Азалия балаларның шау-гөр килеп уйнауларын күреп, аларга барып кушылды. Рәхәтләнеп уйный, әнә флешмобта бии. Олы балалар кыланганны күреп, алар артыннан кабатларга тырыша. Ишегалды лагерьлары булу бик әйбәт. Бигрәк тә язгы смена оештыручыларга рәхмәт. Каникуллар вакытында, балалар өйдә үзләре генә кала, әти-әниләре эштә. Ике сәгать булса да телефоннарыннан аерылып, саф һавада рәхәтләнеп уйныйлар, - ди кечкенә Азалиянең әнисе Гөлнара ханым.
Яшьләр эшләре идәрәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бер атна эчендә ялның мондый формасында берничә йөз бала катнаша.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев