Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең әнисенә Батырлык орденының таныклыгы тапшырылды

“Җиңү безнең якта булачак!” - бу сүзләрне Зәйдә Михаил Музыченко беренчеләрдән булып әйтте, диде таныклык тапшырганда район башлыгы Разиф Кәримов.

Бүген махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Михаил Музыченконың әнисенә Батырлык орденының таныклыгы тапшырылды.

Михаил Музыченко  10 мартта Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды.  Ул “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшләде. Узган елның  19 сентябрендә хәрби җыенга алынып, шуннан мобилизация буенча калды.

Надежда Александровнага таныклыкны тапшыру тантанасында Михаилның хезмәттәшләре катнашып, батыр егетне тагын бер мәртәбә аягүрә басып искә алдылар.

Таныклыкны район башлыгы Разиф Кәримов, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов, “Татнефтедор” АҖ директоры Рөстәм Гарифуллин, хәрби комиссариат вәкиле Рафис Гыймазов  тапшырдылар. Аны Әниләр көне алдыннан тапшыру да аерым мәгънә бар. Бу – ана кешене олылау, батыр ул үстергән өчен хөрмәт билгесе дә.

 

-Без узган ел октябрь аенда районнан Лисичанскига гуманитар ярдәм озатканда Михаил махсус хәрби операция зонасына кузгалыр алдыннан Зәйгә бер көнлек ялга кайткан иде. Аның ул вакытта әйткән “Җиңү безнең яктан булачак!” - дип әйткән сүзләре хәзер дә колакта яңгырый. Бу сүзләрне Зәйдә ул беренчеләрдән булып әйтте. Надежда Александровна, рәхмәт сезгә шундый каһарман ул үстергәнегез өчен, - диде Разиф Кәримов, таныклык тапшырганда.

Курку белмәс, беренчеләрдән диярлек илебез азатлыгы өчен көрәшкә алынган егетебез хезмәттәшләре хәтерендә дә шундый булып калды, ди Фидаил Хәернасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев