Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә “Җиңү диктанты” өчен икенче мәйданчык ачылачак

Быел Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе 26 апрельдә уза.

Традиция буенча, Зәй районында "Җиңү диктанты" 6нчы мәктәп базасында оештырыла иде. Быел Зәй политехник көллияте тарихи акция өчен үз мәйданчыгын бирергә әзер.

Быел диктант биремнәре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тулуга, фронтовик язучылар юбилеена, шулай ук башка юбилей даталарына багышлана. Акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен диктантпобеды.рф сайтында теркәлергә кирәк. Яшь чикләве юк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев