Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә ике укучы 30 мең сумлык Ринат Фәрдиев премиясен алды

Бүген Зәйдә традицион төстә Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау һәм республика этапларында җиңү яулаган, призер булган укучыларны, аларны әзерләгән педагогларны хөрмәтләделәр.

Район башлыгы грантын 51 укучы, 45 укытучы алды. Аларга тантаналы төстә премия сертификатларын район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды. 

- Сез тырышлар, максатчаннар, алга таба да шушы асыл сыйфатларыгызны  югалтмагыз. Кайда гына булсагыз да Зәебезнең горурлыгы булырсыз, дип ышанабыз. Укучыларыбызны да, педагогларны да уңышлары белән тәбрик итәм, - диде ул чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

Быел традицион рәвештә иң-иң булган укучыга бирелә торган 30 мең сумлык Ринат Фәрдиев исемендәге (элеккеге район башлыгы) премиясен беренче тапкыр ике укучы алды. Алар - Кадер мәктәбеннән Карина Гыйльфанова һәм шәһәрнең 4 мәктәбеннән Артем Тимофеев. Бу укучылар  инде берничә ел рәттән берничә фәннән республика күләмендәге фән бәйгеләре призерлары, җиңүчеләре. 

Артем исә зур сыйныфлар биремнәрен эшләп тә югары уңышларга ирешә. 
Шулай ук, быел физкультура буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау турында катнашып җиңү яулаган Мария Устимкина (4 мәктәп), призер булган Алия Нуриева (7 мәктәп) аерым бүләкләүгә лаек булдылар. 
Сәләтле балаларга алга таба да уңышлар!

Ильнар Идиятов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев