Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә ике дус махсус хәрби операция зонасында яралыларны йөртү өчен эвакуация арбасы ясыйлар

Әлеге арбалар яралы хәрбиләрне транспортлауны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

Зәйдән ике дус Игорь Касаткин белән Сергей Евдокимов махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен эвакуация арбасы ясый башлаганнар.

-Дустыбыз махсус хәрби операциядә контракт буенча катнаша. Ул эвакуация төркемендә хезмәт итә. Безгә аларга яралыларны яу кырыннан алып чыгарга шундый арба кирәк булуы турында хәбәр иткәч, аларны ясарга алындык, — дип сөйли Игорь.

Әгәр сугышчы яраланган һәм үзе хәрәкәт итә алмый икән, аны яу кырыннан алып чыгу өчен дүрт кеше кирәк. Шул вакытта бу процессны күпкә җиңеләйтү өчен эвакуация арбасы ясау идеясе туа.

Арба ясау өчен велосипед тәгәрмәчен кулланганнар. Эвакуация арбасы җиңел җыела һәм шул ук вакытта ансат кына җәелә дә. Шундый 5 арба ясаганнар инде, хәзер тагын берсен ясарга алынганнар.

-Көзге чорда, яңгырлы вакытта тәгәрмәчкә пычрак ябышырга, яфраклар кереп тыгылып, хәрәкәт итүне авырлаштырырга мөмкин. Моны хәл итү юлларын эзлибез, — ди Игорь Касаткин.

Хәрбиләрдән заказлар булганда аларны күпләр ясарга әзер осталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев