Зәйдә янгын куркынычы сезонын имин уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
31 мартта Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Зәй районына эшлекле сәфәр белән килде.
Мирный бистәсе мәдәният йортында «Зәй урманчылыгы» һәм «Зәй урман хуҗалыгы» учреждениеләре, коллективлары катнашында киңәшмә узды. Биредә урман хуҗалыгының 2024 елда эшчәнлегенә йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде, район территориясендә янгын иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе кызыл җеп булып барды.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.
-Узган ел Зәй урман хуҗалыгы бинасына капиталь ремонт ясалып, эш өчен заманча шартлар тудырылды. 2024 елда район урман фонды җирләрендә янгын чыгу очраклары теркәлмәде. Урманчыларга моның өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге көндә безнең максатыбыз — махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Зәй урманчылыгы тармагы да бу эштән читтә калмый. 2024 елда районда — 147 гаилә, 2025 елда 35 гаилә утын белән тәэмин ителде. 31 мартка тагын 13 гаиләдән утынга заявка керде, — диде чыгышында Эмиль Эдуардович.
«Зәй урманчылыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең узган елгы эш нәтиҗәләре белән җитәкче-баш урманчы Ирина Забродина таныштырды.
Зәй урманчылыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 58827 гектар тәшкил итә. Урманнар дүрт муниципаль районда — Зәй (14354 гектар), Әлмәт (4189 гектар), Түбән Кама (32489 гектар), Яңа Чишмә (7795 гектар) районнарында урнашкан.
«Урманчылык һәм урман хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе — урманнарны янгыннан саклау. Янгын чыгу куркынычы булган сезон дәвамында урман инспекторлары тарафыннан тәүлек буе кизү тору һәм патрульлек итү оештырыла. Урманнарны без күктән дә күзәтәбез. Моның өчен квадрокоптер кулланабыз. Квадрокоптерлар янгын сезоны вакытында бик ярдәм итә», — диде чыгышында Ирина Забродина.
Яшьләрне урманчылык тармагына тартуның төрле юлларын эзлиләр. Бүгенге көндә Лубян урман техник көллиятендә 5 кеше һөнәр үзләштерә, бер кеше Казан аграр университетында белем ала. Зәй шәһәренең 1нче һәм 5нче урта мәктәпләре базасында «Чыршы» һәм «Яшел җилкән» мәктәп урманчылыгы мәктәбендә эш дәвам итә. Укучылар урман хуҗалыгы, экология һәм агарту эшчәнлегендә актив катнашалар.
-2025 елдан урманнарны торгызу һәм үрчетү «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Бу — «Экология» илкүләм проектының дәвамы. Өч максатчан индикатор билгеләнгән: «Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарына мөнәсәбәте», «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү» һәм «2021 елга карата урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданнарын киметү. Янгын куркынычы булган чорда космик, авиация һәм җир өсте янгын куркынычы мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла», — ди министр урынбасары Рәис Гомәров.
Быел яз иртә килде. Шуңа күрә янгынга каршы махсус режим да гадәттәгедән иртәрәк — 31 марттан кертелде. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары чакырылу очраклы түгел, аларга үз территорияләрендә халык арасында янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып бару йөкләнә.
-1 апрельдән санитар экологик икеайлык башлана. Бу чорда чүп яндыручылар күбәя. Ә бу бик куркыныч, янгын чыгу куркынычын тудыра. Безнең бурыч — янгынга каршы махсус режим чорын хәвеф-хәтәрсез үткәрү. Зәй урманчылары үз алларына куелган бурычны төгәл үтиләр, нәтиҗәле эшлиләр, — диде Рәис Кәлимуллович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев