Зәйдә — яңа билгеләнүләр
«Зәй урманчылыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифаларын башкаручы итеп Илнар Әсәдуллин билгеләнде.
Илнар Ирек улы Әсәдуллинга 40 яшь. Ул Чаллы шәһәрендә туган. Зәй урман хуҗалыгында 2021 елдан эшли. Биредә хезмәт юлын урман әзерләү мастеры вазифасыннан башлаган, 2022 елның 22 мартыннан урман-янгын станциясе башлыгы итеп билгеләнә.
Хәзерге вакытта аңа җитәкче вазифалары йөкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев