Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә элеккеге район башлыгын искә алдылар

Бүген, 15 июньдә Зәй районының элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиевның туган көне. Аңа 68 яшь тулган булыр иде.

Аны искә алырга бүген үзе исемендәге ял паркында урнашкан түбәтәйле гармун ясалган истәлекле урынга якыннары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары, зәйлеләр килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев традицион искә алу чарасында чыгыш ясап, Ринат Фәрдиевны Зәй җирен үз итеп яраткан, киң күңелле кеше иде, дип ассызыклады.

- Ринат Шәехович район үсеше өчен зур көч куйган, зәйлеләргә уңай яшәү шартлары булдыруга йөз тотып хезмәт иткән кеше, - диде ул.

Ринат Фәрдиев хөрмәтенә истәлек билгесе тирәсе кызыл чәчкәләргә күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев