Зәйдә балалар яңа форматта төзелгән бассейнда шөгыльләнә
Яңалыклар

Зәйдә балалар яңа форматта төзелгән бассейнда шөгыльләнә

Бассейн спортчылар өчен дә, йөзү белән мавыгучы зәйлеләр өчен дә, кече яшьтәге балаларны йөзәргә өйрәтү мөмкинлеге бирүне дә күздә тотып сафка бастырылды.

Республика Рәисенең Зәйнең 370 еллыгына бүләге булган "Дулкын-Волна"  спорт комплексы бүгенге көндә иртәдән кичкә кадәр төрле яшьтәге балаларны йөзү спорты белән шөгыльләндерүгә йөз тота. Биредә яңа гына йөзәргә өйрәнүчеләр өчен сай бассейн, инде бу төр спортны үз иткәннәргә олы бассейн эшли. Бик яхшы җиһазландырылган тренажер залы, чишенү-киенү бүлмәләре, йәзү ярышларын карарга теләүче тамашачылар өчен балконда тамаша урыннары бар.

«Безнең мәгариф идарәсе тарафыннан физик культура дәресләрендә укучыларны йөзү спорты белән шөгыльләндерү программасы эшләнгән. „Всеобуч“ дип аталган бу шөгыльләрне төп дәресләрдән соң, бассейнда коенгач өйләргә кайтып китәрлек итеп оештыру каралды. Ә авыл җирлекләреннән булган балаларны махсус автобусларда бассейнга алып килүне оештырабыз», — дип ассызыклаган иде район башлыгы Разиф Кәримов мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсендә.

Хәзерге вакытта бассейн тулысынча балалар карамагында. Кече бассейн 1 метр, олысы 1,85 тән 2 метр тирәнлегендә. Тренажер залы да нәкъ менә йөзү белән шөгыльләнүчеләр өчен җиһазландырылган.

— Яңа заманча бассейн балалар белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы итеп эшләнгән. Биредә суда да, коры да да барлык тиешле күнегүләрне башкарту мөмкинлеге бар, — ди йөзү тренеры Нана Давиташвили.

Аның сүзләрен инде берничә буын йөзүчеләр әзерләүче тренер Рәйсә Галимова да хуплый, безгә хәзер төрле яшьтәге балалар белән кинәнеп шөгыльләнү мөмкинлеге бар, ди ул. Һәм бу көннәрдә генә уңышларга ирешкән шәкертләре белән дә горурлануын белдерде.

— Шартлар тудырылгач, уңышлар да бар. Әле менә 11 ноябрьдә Чистайда республиканың кече шәһәрләрендәге спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр арасында узган «Лидер Закамья» дип исемләнгән йөзү ярышларыннан җиңүләр белән кайттык. Радмила Григорьева 100 метр арага брасста беренче һәм комплекслы йөзү буенча икенче урыннарны алды. Ләйлә Йосыпова 200 метр арага ирекле йөзүдә икенче булды. Динә Әхтәмова 100 метрны аркада йөзүдә өченче килде, — дип елмая ул.


Нет комментариев