Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балалар чемпион белән шахмат уйнады

Шахмат буенча Россия спорт остасы, ФИДЕ остасы, Россия Кубогы иясе, Европа, Дөнья призеры, Татарстан хатын-кызлар җыелма командасы һәм Россия җыелма командасы әгъзасы Зарина Шәфигуллина Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда балаларга шахмат уйнау буенча мастер-класс бирде. Ул 13 тактада берьюлы уйнау осталыгын күрсәтте.

Казан Идел буе спорт, туризм академиясендә белем алучы кызның Зәйгә килеп, мондый чара уздыруы очраклы түгел, аларның гаиләсе Зәй белән бәйле. Заринаның бабасы Рафис Шәфигуллин гаиләсе 1991 елда Казахстаннан Иске Зәй бистәсенә кайтып төпләнә. Алар биредә йорт салып керәләр. Заринаның балачагы, җәйге каникуллары Иске Зәйдә уза. Ул үзен Зәй кызы дип саный. Бабасы гүр иясе инде. Заринаның әти-әнисе хәзер Иске Зәйдә бабалары нигезендә яши.
21 яшьлек Зарина Шәфигуллина - Россиянең иң перспективалы шахматчыларының берсе, Идел буе федераль округы чемпионатының һәм Россия беренчелегенең көмеш призеры. Ә узган ел Зарина Шәфигуллина ТНТ каналында “Вызов” телепроектында катнашты. Шоу-бизнесның 12 “йолдызы” һәм фән, сәнгать һәм спорт дөньясында танылган 12 зат (“йолдыз” + интеллектуаль) Карелиядә сынаулар узды. Ул фигуралы шуу остасы, Олимпия чемпионы Евгения Медведева белән дуслашуы турында сөйләде.

Турнирда Василий Васильев җитәкчелегендә шахмат түгәрәгенә йөрүче 13 бала катнашты, шуларның иң олысына - 14, иң кечесенә 5 яшь иде. Чарада шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов, Заринаның әтисе Рушат Шәфигуллин катнашып, Педагоглар һәм остазлар елы уңаеннан һәм 8 Март бәйрәме алдыннан узучы матур чара дип бәяләделәр.

- Мин кечкенәдән шахмат уйный башладым. Шахмат бүлмәсе серле кебек тоелды миңа һәм әти-әниемә мине әлеге бүлмәгә алып керүләрен сорадым. Һәм шул көннән минем тормышым шахмат белән бәйле. Шахмат – теләсә нинди позициядән чыгарга өйрәтүче уен. Шахмат уйнаучы кеше бер ситуациядә дә югалып калмый. Тренер Василий Васильев кул астында шөгыльләнүче балаларны шахматта көчле дияр идем, - диде Зарина.

Берьюлы 13 тактада барган уенда 12 партиядә Зарина отты, ә Дмитрий Аксаков чемпионны җиңде.
- Турнир барышында Зәйдә шахмат үсеше буенча конструктив сөйләшү дә булды. Шәһәрдә шахмат клубында мөмкин кадәр күбрәк балалар шөгыльләнә алуын, һәвәскәрләр һәм ветераннар уйный алуын телим. Ярышларны бәйрәм дәрәҗәсендә оештырган музей коллективына рәхмәтемне белдерәм, -диде Заринаның әтисе.

Рушат әфәнде музейга Дөнья чемпионы Александр Алехинның китабын бүләк итте. Зарина шахмат уйнарга өйрәнгәндә, әлеге тема буенча махсус китаплар булмый әле. Кызның әти-әнисе махсус дәреслекләрне интернеттан табып, принтер аша чыгарып, кызларын шулай өйрәтәләр.
Чемпион белән шахмат уйнау балалар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды, аларның барысына да Шәфигуллиннар гаиләсе әзерләгән баллы күчтәнәчләр һәм шахмат китаплары тапшырылды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев