Бүген Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үтте.
Хәйрия чарасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр буенча идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, эре предприятие җитәкчеләре, район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, төрле мәктәпләрдән балалар, укытучылар, әти-әниләр катнашгты.
— Республикабыз җитәкчелеге башлангычы белән инде менә унбиш ел дәвамында Татарстанда социаль ярдәм кирәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен төрле ярдәм чаралары оештырыла. Безнең районда да бу күркәм традиция яшәп килә. Аеруча беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә хәстәрләүгә зур игътибар бирәбез. Безнең теләк барлык балалар да белем йортларына тулы әзерлек белән, шатланып килсен, тулы белем алсыннар. Барыгызны да якынлашып килүче яңа уку елы белән, — диде Разиф Галиевич.
Быел Зәй районы мәктәпләре бусагасын тәүге кабат 530 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Бүгенге тантанада шуларның 103е канцтоварлар, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар алдылар. Балаларга бүләкләрне район җитәкчеләре, эре предприятие вәкилләре тапшырды.
Букча алучы балаларның берсе Ирина Шумовская. Ул шәһәребезнең 1 мәктәбенә укырга барырга җыена. Ирина үзенә бүләк ителгән матур букчага бик сөенде. «Бу матур сумка белән мәктәпкә йөреп, яхшы билгеләр генә алып кайтачакмын», — диде ул.
Ирина өч балалы гаиләдә әле иң өлкәне икән, алга таба ул мәктәптән үзе алып кайткан белемнәр белән сеңлесе, энесе белән дә бүлешергә тели.
— Балаларны менә шулай сөендерүләре өчен без әти-әниләр дә бик шат. Күпбалалы гаиләләр өчен баланы мәктәпкә әзерләү хәзер зур чыгым сорый. Ә тәүге кат белем йортына атлаганда сабыйларыбызны матур киендерәсе, уку өчен бөтен шартлар тудырасы килә, — ди әни кеше Варвара Шумовская.
Нет комментариев