Зәй урамнарыннан 5,6 мең кубометрдан артык кар чыгарылган
Агымдагы елның 14 декабреннән «БлагоСтрой» юл оешмасы Зәй урамнарыннан кар чистарту һәм чыгару буенча актив эш алып бара.
Бу чорда шәһәр урамнарыннан 5 680 куб метр кар чыгарылган.
- Эшне бөтен җирдә алып барабыз: бу үзәк урамнар да, ишегалды территорияләре дә, җәяүлеләр зоналары да. Тротуарларны һәм шәхси секторны чистарту көн саен бара, — дип билгеләп үтә «БлагоСтрой» оешмасы җитәкчесе Максим Сабанов.
Һава шартларына карап, линиядә 10-15 берәмлек махсус техника эшли. Көчле кар яуган чорда башта чистарту эшләре алып барыла, аннан соң карны төяү һәм транспортлау башлана.
Салкыннарга һәм катлаулы һава шартларына карамастан, Зәйдә кар чистарту эшләре, шәһәр халкының иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен чаралар, көндәлек режимда дәвам итә.
фотолар «БлагоСтрой» оешмасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев